Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Авылым гүзәллеге"

#АвылымГүзәллеге #фестиваль #марафон #бәйге #конкурс #татар #авыллар #шәхесләр #ТуганАвыл #ТуганЯк #ТатнетныҮстерүФонды #ГрантРаисаРТ 

Гади генә җептән могҗиза ясап була дисәләр элек ышанмас идем, җеп җеп инде, борсаң борыла, үрсәң үрелә, төрле җепләр төрлеләнә...

Ә җепләрдән матур уенчыклар бәйләп, балаларны гына түгел өлкәннәрне дә куандыра белү бу инде талант. Гади генә авыл кызы озак еллар яшереп килгән талант. Сез күргән бу уенчыклар әле ул бәйләгәннәрнең бик азы, әмма сезне җәлеп итми калмагандыр алар. 2024 елның символы динозаврлар бу, алдагы елгы куяннар күптән сезнең, безнең, аларның өйләрен бизи.

Алсу Равилевна шифананәдә нәниләрне дәвалый, ә бу уенчыклар аның буш вакытында бәйләгән кул эшләнмәләре.

Носки, кофта, пальто бәйләүче алтын куллы авылдашларым турында язып, аларның кулларыннан тамган күңел нуры салган кул эшләнмәләрен куюны дәвам итикме?