"Авылым гүзәллеге" 9 нчы көн
"Авылым гүзәллеге" 9 нчы көн "Авылым шәхесләре"
"Ахметов абый"- аның исемендә белмиләр, әтисенең исеме дә билгесез, кешеләр аны олылап Ахметов абый дип бүгенге көнгә кадәр хәтерләрендә саклыйлар.
Туган якның тарихын өйрәнгәндә инде күптән яшәп киткән кешеләр турында ишетәсең дә, алар турында күбрәк беләсе килә. Әхметов Шагиәхмәт Әхметович белән дә шулай булды. Сугыш елларында Татар Макылы авыл җирлегендә оештырылган “Алга” колхозы рәисе Әхметов абыйны күпләр чын горурлык белән искә алалар. Аңа кадәр Хисамов Фәсхетдин абый эшләгән, аннан авыл советы вазифаларын башкаручы Галәүтдин абый Сагдеевта, тагын Шәймардан абыйда булган. Китапханәдә авыл тарихына кагылышлы һәр мәгълүмат теркәлеп барыла. Әңгәмәдә катнашучы һәр кеше үзе ишетеп белгәнне сөйләде, аерым очракларга тукталып, кызыклы фактларны ачты. Ахметов абый бик рәхимле, акыллы булган, авылның киләчәге өчен тырышып яшәгән. Тау буенда алма бакчасы утырттырган, умарталык булдырган, кешеләрне киләчәкнең матур буласын алдан әйткән. Еллар үтәр кеше башкарасы эшләрне машиналар башкарыр, көтүчеләр сәгать тагып радио тыңлап йөрерләр дигән. Ул әйткәннәр бүген аның алдан күрүчәнлеген раслый. Революцияне күреп белгән, колхозлар оештыруда катнашкан, Куралда, Югары Осланда, партиянең җитәкче органнарында эшләгән Әхметов абый турында ишеткән, яки аның балалары Асия, Иза, Аза, Сания һәм Нил, Вил, Лена, Илсияр. Илсөяр апа Татар Макылы авыл китапханәсендә Вил абый турында мәгълүмат эзләп килде. Аннан соң Лена апа кызы һәм кияве белән авылга килеп кешеләр белән аралаштылар, Сиразеева Гөлкәбирә әби аларга Ахметов абый турында сөйләде.
Илсияр Макылда туа, 1948 елда. Ул Троицкая Римма Сергеевна белэн таныш, алар бер чорда укыйлар, чаңгы ярышларында катнашалар, Эля Ахметова дип Римма Сергеевна хәтеренә төшереп сөйләде.
#АвылымГүзәллеге #фестиваль #марафон #бәйге #конкурс #татар #авыллар #татарча #ТуганАвыл #ТуганЯк #ТатнетныҮстерүФонды #ГрантРаисаРТ