Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Авылым гүзәллеге" - 7 нче көн

1935 елда мәчет манараларын кисеп культура учаклары – Кызыл почмаклар ясау бөтен татар авылларына хас гамәл. Макыл авылы мәчете дә ул хәлләрне кичерә, авыл мәчетенең манарасын кисәргә карар кылынгач та тиз генә бу эшне башкаручы таба алмыйлар. Күпләр алла каргышыннан куркып, бу эшне кылырга базмыйлар, өлкәннәр сөйләве буенча манараны кисүчеләр чынлап та рәхәт күрмәделәр. Мәчет озак еллар клуб, китапханә булып хезмәт итә. Шуннан соң мәчетне сүтеп янгыннан зыян күргән бер рус гаиләсенә өй итеп төзиләр. Гает, җомга намазлары качып кына укылып тора, авылдашлар диннән читләшмәгән. Авылда балага исем кушу, яшьләргә никах, мәрхүмнәргә җеназа намазын уку гамәлләрен төрле елларда төрле имамнарга мөрәҗәгать иткәннәр. Шулар арасында 43 ел мулла вазифасын башкарган Нуруллин Хәлил бабай күпләрнең хәтерендә калган. Авылда дин йорты мәчет төзү гел кичектерелеп килгән. 1994-1995елларда мәчет төзергә Низмутдинов Тәүфыйк Әминович тотына. Аннан Казаннан кайтып алдагы гомерен туган авылы белән бәйләгән Гобәйдуллин Кашаф, үзенең күптәнге хыялы – авылда мәчет төзү эшен күтәреп чыга һәм бу эшне җитәкли. Аның оештыру сәләте дә бар, сүзе дә үтемле. Ул авылдашлары белән күмәкләшеп бу эшне башкарып чыгарбыз дип өметләнеп ниятен халыкка җиткерә. 1999 елның 17 сентябрендә тантаналы төстә авылда мәчет ачылды. Бар эшләрне тәртип белән тырышып башкаручы Кашаф Акрам улына хөрмәт йөзеннән авыл халкы мәчетне “Кашаф”мәчете дип атады. Хәзер имам-хатыйб вазифасын нәселе белән Макыл кешесе Гарифуллин Ренад Хафизович башкара. Ул взвод командирыннан танк полкы командирына тикле үсә. 12 ел педагогик стажы бар. Шул чорда 5000 гә якын хәрби офицер белем алып, университет-ны тәмамлый. Аннан Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем алып Макыл мәчетендә эшли.