"Авылым гүзәллеге " - 6 нчы көн
Беренче мулла Мирзаҗанның шактый матур итеп кулдан тушь белән язылган нәселдән килгән Коръәне булган. Үләр алдыннан аны васыять итеп мөдәррис Әбелмәгҗүм Шәфигулла углына тапшыра. Әбелмәгҗүм исә Казанда укытучы хезмәте белән шөгыльләнеп, шакты гына дан казанган Мирзаҗан мулланың туганы (чыгышы белән Буа районына кергән Тәүгилде авылыннан) булган. Коръән Мирзаҗанның энесе Мөхәммәтханәфигә (Айдарга) бирелә, ә ул улы Ситдыйкка тапшыра. Ситдыйк Айдаровтан (артист җырчы Галия Кабицкаяның ире) улы Сәярга күченеп, аның тарафыннан 1998 елны Зур Кайбыч авылында район үзәгендә ачылган Галия Кайбицкая музеена тапшырыла.
Татар Макылы авыл мулласы Әхмәтсәит - Халитов Нурмөхәммәт мулла улы (8.02.1878- 31.5.1942). Карамасар авылыннан атаклы гаиләдән. Абыйсы Хатыйб Нурмөхәммәт улы Халитов Кытай иленә барып чыга, анда муллалык итә. Сеңелесе Наилә Яруллина Казанда яшәде, 2010 елның 23 маенда вафат булды.