Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

“Авылым гүзәллеге” 3 нче көн.

Төрле истәлекләрдә авылның исеме төрлечә. Казан шәһәре яулап алынгач бу мөселман авылы “Подгорный Стан” Микулина
дип атала, чөнки Иван Грозный воеводы Семен Иванович Микулин гаскәрләренең бер өлеше шушында төпләнә. Иван IV Зөя һәм Казанны алырга килгән юлында (хәзерге Чүпрәле районы «Чәке» авылы, Апас районы «Татар Җабалагы», «Ындырчы», «Карамасар») каршы алучы Семен Микулинский «Подгорный Стан»ның хуҗасы була. Инде Казан алынгач, соңрак бу җирләр Зөя монастырена бирелгәч, «Богородское Слобода Макулово» дип атала һәм инде безнең заманда Урыс, Татар Макыл авылын бер исемдә «село Макулово» дип, шул «Микулиннар» атамасыннан үзгәртелгән рәвешендә гамәлгә керде. Елъязмалардан күренгәнчә, Микулиннарның Тверь шәһәрендә дә яшәгәнлекләре тарихта теркәлгән.
1485 елның җәендә Мәскәүнең бөек князе Иоанн IIIВасильевичка хезмәт итәр өчен Тверьдән Иван Микулинский һәм князь Осиф Дорогобужский (литва татары фамилиясе) киләләр.
Микулиннар 1402-1403 елларда Мәскәүдә яшәгән татар дип тә телгә алына (ПСРЛ Т. 25. ст. 34, 152, 232).
// К.Галимов. Макулово авылы тарихы.

#АвылымГүзәллеге #фестиваль #марафон #бәйге #конкурс #татар #авыллар #татарча #ТуганАвыл #ТуганЯк #ТатнетныҮстерүФонды #ГрантРаисаРТ