Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Авылым гүзәллеге" 2 нче көн

М

"АВЫЛЫМ ГҮЗӘЛЛЕГЕ" 2 нче көн

Татар Макылы авылы Татарстанның Югары Ослан районына керә, ул киң Иделнең уң ягына урнашкан. Районда нинди истәлекле урыннар бар дисәгез, мин берничәсен әйтеп үтәм. Мин яшәгән Татар Макылы авылы тау астында бик матур җирдә урнашкан. Табигате башка җирләр белән чагыштырганда бик үзгә булмаса да, бездәге матурлык искиткеч, Сөлчә буенда таллыкта сандугачлар яз буе авыл халкының күңелен күрә, җылы якларга кошлар безнең авыл өстеннән үтәләр, төннәрен авыл белән янәшә кырда төн үткәрәләр, яз кайтып сәламнарны безгә тапшыралар, авыл өстендә әйләнеп очалар. Шиш күленә аккошлар, кыр үрдәкләре оя кора, зур күлдә акчарлаклар,кечкенә күлдә бер оя челән җәй буе күңелләрне күтәрә. Ул челәннең елга буенда хәрәкәтсез басып торганын күрсәгез аны һич кенә дә статуядан аера алмассыз. Нинди генә кечкенә кошлар юк бездә, аларның гәдәти төсләре безнең исебезне китәрми инде күптән, ачык сары төстәге гаҗәеп матур чыпчык зурлыгындагы кош соңгы елларда оя кору өчен нәкъ менә безнең Сөлчә буен сайлады. Ул бер агачтан икенчесенә очканда аларның ачык сары күкрәкләре, вак – вак кара бөрчекле канатлары күпләрне сокланырга мәҗбүр итә, игътибарны җәлеп итә. Ә миләш чыпчыгы соңгы биш елда кунак кына түгел дошманга әйләнде, бакча җиләген рөхсәт тә сорамый хуҗаларга да калдырмый сыйланып китә, үзләре үк күреп тора бөтен тау җиләк белән капланган. Юк аларга вак җиләк кирәкми, эре җиләкне авыз итәселәре килә. Тау да нинди генә сирәк очрый торган үләннәр юк бездә, тузганакны кызыл китапта күргәч ялгыш дип торам, ә ул үзгә төр икән, авыл урамнары көтү йөрмәгәч язын бер, көзен икенче мәртәбә тузганакның сары чәчәгеннән ямьләнә. Яз көне һәр бакчаны сиреннең төрле куаклары бизи, галәмәт хуш ис тарата. Әле ничә ел биредә яшәсәм дә бер кеше дә сиреньнең хуш исен алергия бирә дигәне юк, безнең авылда элек бер генә йорт яны бакчасы сиреньсез булмады. Ул хәзер замана артыннан барабыз дип яңа төр чәчәкләр утыртып йорт яны бакчасын бизибез.

Авылыбыз өч авылны берләштерә дисәк дөрес булыр, озак еллар Сельхозтехника оешмасы эшләп торгач Татар Макылы Рус Макылы белән тоташып, яңа поселок кебек 1975 елларда авылны зурайтып җибәрде. Ә соңгы  елларда  ипотека проекты буенча тагы бер яшьләр урамы төзелде. Авыл белән янәшә Екатерина юлы узган, әле аның эзләрен бүгендә күреп була. Авыл тарихына күз салсак алпавыт җирләре, биләмәләре, кылган изге гамәлләре бүгендә күңелдә. Мәсәлән безнең авыл җирлегендә яшәгән алпавыт, князь Ухтомский Павел Леонидович  19 гасырның ахырында авыл крестьяннары өчен китап уку өе – китапханә ача, ул китапханәдәге тәртипләр турында Петербургта сүз алып баралар. Шул ук чорларда бай авыл балаларын аяк киемнәре тегү, төзәтү, хәзергечә әйтсәк ремонтлау һөнәренә өйрәтү ниятеннән авыл уртасында остаханә ача. Бәлки ул турыда тарих битләрен актарганда кем дә булса юлыгыр, тик без китапханә хезмәткәрләре үзебезгә кагылганына битараф калмый Ухтомский нәселенең ничек таралуы, хәзер ни хәлдә икәнен белергә тырыштык. Олан авылында хәзердә сакланып килгән алпавыт бакчасы да нәкъ безнең җирлектә яшәгән байныкы икәне билгеле, биләмәләр тагы чит районнарда да табыла. Тарих серле, катлаулы һәм кызык. Аны үзгәртми саклыйсы иде.

Тарих битләренә күз салганда, рәхәт дулкынлану сизәсең, бу көннәрне кабат күңелеңнән әкерен генә барлап чыгасың.
#АвылымГүзәллеге #фестиваль #марафон #бәйге #конкурс #татар #авыллар #татарча #ТуганАвыл #ТуганЯк #ТатнетныҮстерүФонды #ГрантРаисаРТ