Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Авылым гүзәллеге"

  Сезнең тарафка авылымның горурлыгы булган табигатен күрсәтәсем килде. Аз кеше хыялланмагандыр олы юлдан үткәндә "Их, шунда яшисе иде" - дип. Күпләрнең хыяллары тормышка ашты авылыбызда читтән килеп төпләнеп калучыларда гаять җыела. Тормышларын авылыбыз белән бәйләүчеләр биредә матур гына яшиләр, авыл эшчәнлегенә үзләренең зур өлешләрен кертәләр.

Авылым борынгы, өлкән буын кешеләренең гәпләшкәнен тыңлаган да бу бигрәк тә ачык күренә. 25 ел солдат хезмәтендә булган Гыйматдин нәселе, Иший морза нәселе, Тәниш морзаныкылар, Деникин чокыры, Кәримә кыры, чалу, Тимер токса, Кычыткан урамы, Амрулла коесы, кизләү ...
Сөйләп китсәләр уйлап куясың, миңа олы тарихлы авылда яшәргә насыйб иттең, аллам, шунда сау-сәламәт, тыныч картаерга насыйб ит, илләргә җирләргә тынычлык иңдер.