Бүген яшә икән! #ФирдәүсәБикмәтова
Менә җәмәгать, бүген утызынчы әдәби марафонда тәмамланды. Яңаларын исән-имин каршы алып, катнашырга насыйб булсын!
Мин укыган әсәрләрне белмим кызыгып укыйсыгыз килдеме әйтә алмыйм, тик мин марафончыларга карап, укымаган китапларны укырга дип барлап куйдым. Дусларыма, танышларыма, туганнарыма, минем язмаларым белән кызыксынган һәр кешегә олы рәхмәтемне юллыйм, бәхетле булыгыз, исән-сау яшәгез!
XXX дөньякүләм Әдәби марафон 2025
21 нче көн.
"Казан утлары".- №10.- 2024.- 133 бит
#журнал
#әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге
#66нчыәдәбитөркем
#Казанутлары #ФирдәүсәБикмәтова
#ТатарскоМакуловскаябиблиотека #ВерхнеуслонскаяЦБС
Бүген яшә икән! #ФирдәүсәБикмәтова
Гомер дигән биек тауга карап
Менгән чакта йөрәк тала икән.
Дәрт булса да, дәрман саекканда,
Тау башында хыял яна икән.
Таулар түбәсендә кылдай хыял
Чыңлап өзелгәндә упкын икән.
Киләчәкне уйлап юл барганда,
Яшәү ямен таты бүген икән!
Хәтирәләр күлен кичкән чакта,
Узган гомер артка дәшә икән.
Томан сарган күлгә керми генә,
Бүген яшә, бүген яшә икән"