Әнгам Атнабаев. “Кайда безнең егетлек?”
angam_atnabai
Кичә генә, һавалардан чүпләп,
Сөйгәннәргә йолдыз тараттык,
Ал кирәксә - алларын да таптык,
Гөл кирәксә - гөлләрен дә таптык,
«Җанкисәккәй» диеп жан аттык!
Батырлардан батыр, киң күңелле,
Рыцарский егет идек без.
Шул егетләр бүген танымаслык
Феодальный бабай кебекбез.
"Җанкисәккәй"ләрне әйләндердек
Җан кыючы усал хатынга.
Алларыбыз инде ал түгелләр,
Гөлләребез шиңде салкынга.
Күзләребез йолдыз эзләмиләр,
Йөзләребез болыт-караңгы...
- Әзерләче тизрәк аш-суыңны!
- Елатмачы, зинһар, балаңны!
- Идәннәрен һәм керләрең белән
Китмисеңме шунда капланып!
Тапланып һәм тәпәрләнеп беттек,
Бакыр акча сыман вакландык.