Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Юлдаш" Дөнья булгач, төрлесе була.

"Юлдаш".- №10.- 2003.- 14 бит
#газета
#әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге
#66нчыәдәбитөркем
#Юлдаш #Дөньябулгачтөрлесебула
#ТатарскоМакуловскаябиблиотека #ВерхнеуслонскаяЦБС #файдалыкиңәш

Аякны аякка атландырмагыз!
Япония экстрасенслары советы президенты Иноске Йосими киңәше.
"Минем клиникага килеп, каршымда аягын аякка күтәреп утырган кешенең һәрберсенән мин йөз иен штраф түләтәм. Әлбәттә, бу тиеннәр генә, әмма гомергә исегездә калдырыгыз - алай утырырга һич тә ярамый.
Ни өчен? Әгәр дә сез шул рәвешле утырасыз икән, умырткагыз кәкрәя.Умыртка нервы һәм умыртка артериясе кысыла. Болар күзгә, мускул һәм йөрәк-кан системасына начар тәэсир итә, остеохондроз китереп чыгара. Көнчыгыш кешесенең киңәшен тыңлагыз: төз умыртка, антенна кебек, энергияне галәмнең үзеннән турыдан-туры ала. Ә кәкрәйгәне бу галәмәт зур "электр батареясен" тота алмый җәфалана".
... Бер ияләшкәч, чыннан да кыен икән, гел бер аякны икенчесе өстенә күтәреп куясы килә. Штраф салмый булмас, остеохондроз белән авырыйсы килми.