Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Ярату ул. #ФирдәүсәБикмәтова

XXX дөньякүләм Әдәби марафон 2025
17 нче көн.
"Казан утлары".- №10.- 2024.- 133 бит
#журнал
#әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге
#66нчыәдәбитөркем
#Казанутлары #ФирдәүсәБикмәтова
#ТатарскоМакуловскаябиблиотека #ВерхнеуслонскаяЦБС
 

Ярату ул. #ФирдәүсәБикмәтова

 

Ярату ул – яшәү тугел көн дә

Сөйгәнеңнең куенында оеп.

Каршылыклар кичеп, сабыр калу,

Авыр чакта, ныклы иңне тоеп.

Ярату ул – икең белгән шатлык,

Бергә кичкән авыр газап та.

Сөтләп ясап куйга иртәнге чәй,

Вакытында каккан кадак та.

Җан җылысы салган пешкән ризык,

Кайрап куйган үткен пычаклар.

Юеш борыннарны сөрткән куллар,

Балаларны сөйгән кочаклар.

Ярату ул  - купшы сөйләп кенә

Яшәү тугел, карап күзгә-күз.

Тынгы бирмәс, борчылу да кайчак,

Ялгышлардан тыйган каты сүз.

Төчеләнеп бер-береңә карап

Яшәү түзми, әлбәт озакка.

Ярату ул – бер нияттә булып,

Караганда икең бер якка.

Ярату ул – гафу итә алу,

Үз ярыңны сөю эчкерсез.

Утлар-сулар йотып, ваклыклардан

Өстен кала белү һичшиксез!