Саимә Сбрагимова.- "Сокланам, шаклар катам!" Шэйхи Маннур турында.
Саимә Сбрагимова.- "Сокланам, шаклар катам!"- Казан.- Татарстан китап нәшрияты.-2018.- 147б
#әдәбимарафон
#әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге
#66нчыәдәбитөркем
#СаимаИбрагимова #Сокланамшакларкатам
#ТатарскоМакуловскаябиблиотека #ВерхнеуслонскаяЦБС
Шагыйрь һәм прозаик Шәйхи Маннур - Маннуров Шәйхи Фәрхулла улы (1905-1980) татар әдәбиятының күренекле вәкилләренең берсе. Аның әдәби мирасы зур һәм күпкырлы. Башта ул шагыйрь буларак таныла, шигырь җыентыклары шуның дәлиле. Аннары атаклы "Гайҗан бабай" һәм "Меңнән бер кичә" поэмалары дөнья күрә. Сугыш башлангач үзе теләп фронтка китә. Һәм сугыш беткәнче фронт газеталарында эшли.
Шәйхи Маннур кырыктан артык шигырь һәм проза китаплары авторы. Алар арасында "Тайга төбеннән", "Олаучы малай", "Күңел йомгагы", "Җир әнкәнең сылу кызы" - шигьри повесте, "Яңа җыр килде " исемле автобиографик повесте бар.
Ул яшьлек дусты, легендар шагыйрь Муса Җәлил турында "Муса" (1968) романын иҗат итә. Аннары "Агымсуларга карап" һәм "Чын сөю бармы?" дигән повестьларын укучыларына тәкъдим итә.
1995 нче елдан башлап Татарстан Республикасының Мамадыш районы Тулбай авылында Шәйхи Манур исемендәге музей китапханә эшли.