Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Бер ананын биш улы" Хэсэн Сарьян

Чын сабан туен мин гомеремдә өч тапкыр күргән кеше: кырык алты, кырык җиде, кырык сигезенче елларда күрдем. Шулардан бренчесе - Җиңүдән соң беренче сабантуй! - яшьлек хыялымда гомер күрелмәгән бер ямь, бер моң булып уелып калган. Исемә төшерсәм - әле һаманда бөтен бизәге-чәчәге белән, колгадагы сөлгеләре белән күз алдыма килә дә баса. Йөз җирдә йөз гармун уйнаулары, тыныч тормыш, бәхет, мәхәббәткә сусап җырлаулары - бүген ишетәм диярсең - колагымнан һаман китми тора.Күңелемдә ул сабантуй әле дә булса таралмаган, таралырга тиеш тә түгел сыман; теләсәм, менә бүген үк шунда барыр идем сыман торып калган иде...