Нурия Измайлова "Язылмаган хатлар"
Язылмаган хатлар.
Безнең әнкәйнең яраткан сүзе бар: "Ашау өчен яшәмиләр аны, яшәр өчен ашыйлар". Бик дөрес дими хәлем юк. Тик гамәлдә бу ике әйберне бик еш кына бер-берсеннән аерып булмый. Мин яши торган илдәге шикелле ашау культы патшалык иткән һәм шул ук вакытта сәламәтлек очен көрәшү мода чәчәк аткан илдә бу буталчык бигрәк тә күзгә ташлана. Әйткәнемчә, тормышны, нинди генә катлаулы булмасын, күңелле бер уен, "фан" итеп яшәргә тырыша мондагы халык. "Фан" - иң нык таралган сүз, дисәм, һич тә ялгышмам, ул "күңел ачу, күңел күтәрү, уйнап-көлү, шаяру" дигән кебегрәк мәгънәне белдерә. Балалар теле ачылуга ук, шушы сүзне өйрәнә, сабый чактан ук, моның иң яхшы, иң мөһим нәрсә икәнен күңеленә салып куя. Бала ни генә эшләсә дә, кая гына барса да, хәтта мәктәп шикелле җитди эштән кайтса да, аңардан: "Йә, фан булдымы?" - дип сорыйлар.