Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Разиф Даулат Бикбаулы "Бер кон -бер гомер"

Бер көн - бер гомер.
Бер көн үтте, ыгы-зыгы белән,
Тагын бер көн, тормыш юлымда.
Тузганак күк очып таралды да,
Буш сабагы калды кулымда.
Сизмәгәнмен, баштан йомшак кына,
Вакыт җиле җилпеп үткәнен.
Маңгаема җыерчыклар өстәп,
Чәчләремә көмеш сипкәнен.
Әллә кирәк, әллә кирәкмәгән,
Вак-төяктән тора көнебез.
Мәшәкатькә баш-аяктан чумып,
Иң кирәген күрә белмибез.
Болай да аз биргән вакытларны,
Юкка -барга әрәм итәбез.
Заманадан артта калмыйм диеп,
Дөнья куып, дөнья көтәбез.
Иң зур ялгыш - вакыт бардыр диеп,
Гомер буе кеше алдана.
Ә вакыт бит, сине көтеп тормый,
Һәр минуты елга ялгана.
Янып бетте бу көн - ялкынланып,
Учагында калды тик күмер.
Бер көн үтте дисәм - ялгышканмын...