Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Кояшлы дала кызы" Гульсина Галимуллина

Әгәр дә кешенең теге яки бу әгъзасы авырта икән, аның кайсы планета тарафыннан идарә ителүен белеп, шушы җиде елы тулганчы ук, үзеңне дәвалап куярга кирәк. Туган елы һәм көннәренә карап, кешеләрнең үз планетасы һәм үз көне була.
Әгәр кешенең туган елы нульгә бетсә, бәхетле көне - җомга, планетасы Зөһрә йолдыз. Туган елының соңгы саннары 1-2 санына бетсә, аның бәхетле көне - дүшәмбе, планетасы Кояш. Өч санына бетсә, бәхетле көне - чәршәмбе, планетасы - Ай. Дүрткә яки бишкә бетсә, бәхетле көне - пәнҗешәмбе, планетасы - Мөштәри. Алты -җиде санына бетсә, бәхетле көне - сишәмбе, якшәмбе, планетасы - Кояш һәм Кызыл йолдыз. Сигезгә-тугызга бетсә, бәхетле көне - шимбә, планетасы Зөхәл йолдыз.