"Бер ананын биш улы" Хэсэн Сарьян
Өч-дүрт көн ара белән кайткан абыйлар - киткәндә бергә киттеләр. Алар киткәч - бишебез бергә өй тулып яшәгәннән соң - өй эче көзге басудай бушап, идән сайгакларына кадәр боегып-тынып калды. Аларга да, баскан саен шыгырдатып басар өчен, өчәү генә түгел, биш ир бала кирәк икән!..
Ямансу булса да күңелсезләнмәдек: күрәләтә үлемгә түгел (үлемнән дә исән чыктылар!), ә тыныч вакытның солдат хезмәтенә киттеләр. Дөрес, халык теленә ниндидер Корея сүзе керде. Ләкин Кореямы, бүтәнме, ул инде Гитлер түгел. Гитлер юк - бетте. Абыйлар да быел булмаса яренгә кайтыр.
Әни арарны озатканда икесенең дә аркасыннан сөеп-сыйпап:
- Улларымның киткәннәренә дә, калганнарына да Локман Хәким гомерләре бирсен, минем карт сөякләремне җыеп-тәрбияләп сез күмәргә язсын, йа рабби ходаем!.. - дип теләкләр теләп калды.