"Бер ананын биш улы" Хэсэн Сарьян
Хәсән Сарьян. Бер ананың биш улы. Казан.- Татарстан китап нәшрияты. - 2000.- 96 нчы бит.
#әдәбимарафон
#әдәбимарафон2025#татнетныүстерүфонды#татарстанязучыларберлеге
#66нчыәдәбитөркем
#ХасанСарьян#юбилярписатель
#ТатарскоМакуловскаябиблиотека#ВерхнеуслонскаяЦБС
- Җеназа укыганда Хәвадисемнең башына бер күбәләк килеп кунган. Китми дә китми ди, канатын селкеп тик тора ди. Моны Мәүләй карт сөйләде. Барыбыз да аптырадык ди... Зиратка да кергән бу күбәләк. Ләхеткә төшергәндә генә юкка чыккан. Ә бүген иртән торып утыргач, бит очыма гына бер күбәләк килеп кунды. Селкенергә дә куркам. Шуннан - Хәвадисем яткан карават башына күчте. Мин карап тик торам. "И улым, улым, мин әйтәм, инде синең сөйләргә сүзең юк, рухың шулай күбәләк булып кайттымы?" - дип җылыйм. Шулай тик кенә торды - торды да әнә теге тәрәзәдән кыйблага карый очып китте. Күздән югалганчы карап тордым - бер җиргә дә кунмады...
- Улың изге җан булыр, диде бер әби.