Нурия Измайлова иҗаты. Язылмаган хатлар.
"Язылмаган хатлар"
... Бер тапкыр, сәгать ничә икәнен сорарга дип, бер адәм янына якын килә башлаган идем, дерт итеп китте мескен, берни дә эшләтмичә кире киткәнемә сөенүенең чиге булмады. Хәзер андый эшкә кыймый башладым, йомышым булса, хатын-кызга мөрәҗәгать итәм. Бу хәлнең сәбәпләре бар, әлбәттә. Бик күп сәбәпләре. Иң беренче чиратта - хатыннар. Әлеге дә баягы хатын-кыз гаепле. Ирләр белән тигез булабыз, дип, җәмгыять безне рәнҗетә, дип, фәлән җирдә без фәлән процент кына, дип һәм тагын әллә нәрсәләр дип, тамак ертып, үзләрен яклый торган законнар кабул иттереп бетергәннәр. Ул законнарның язылганы да, язылмаганы да кайчак көлке дәрәҗәсенә җитеп, ахыр чиктә бичара хатын-кызның үзенә каршы бер явызлыкка әйләнә бара. Ирләр хатын-кызга якын килергә курка, чөнки аларны судка бирергә мөмкин...