Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Адашкан Нурия Измайлова

XXXдөньякүләм әдәби марафон
Дүртенче көн.
Адашкан.
Ашыгулар ялгышуга була
Юк шул минем сабыр канатым...
Ялгышларым - урман. язмышларым - буран...
Йөгерә-йөгерә кереп адаштым.
Ашкынулар үкенечкә була.
Ах, шулар шул минем канатым!
Үкенечләр - урман, өметләрем - буран...
Көлә-көлә кереп адаштым.
Шашынулар һәлакәткә була.
Һай, мин сине шашып яраттым!
Күңелең - серле урман, мәхәббәтем- буран,-
Җырлый-җырлый кереп адаштым...
Урман - моңлы, буран - шомлы була...
Булса була - ә мин яратам!
Юлым - кара урман йә ак буран.
Хыялларым шунда адашкан...

 

Нурия Измайлова. Адашкан. Казан. "Матбугат йорты" нәшрияты 2000.
19 нчы бит.
#әдәбимарафон
#әдәбимарафон2025#татнетныүстерүфонды#татарстанязучы