Нурия Измайлова иҗаты. Язылмаган хатлар.
"Язылмаган хатлар"
Бу хатка кагылышлы булмаса да, бер искә төшкәндә, сөйләп куйыйм әле, бәлки, чит илгә баргач, сиңа да ярап куяр, Нәсимә, минем тәҗрибәләр. Тәҗрибә димәсәң, хәтере калыр инде...
Менә берсе. Ира дигән хатын белән молда йөрибез. Мол - кибетләр комплексы, гадәттә, бер бинада урнашканнар; берсеннән чыгып, икенчесенә кергәнеңне сизми дә каласың. Шулай бер кибеттән ике кирәк әйбер алдым да элгечләре белән кулымда тотып йөрим. Игътибарсызлыгым белән, күпме йөргәнемне дә, тотып йөргәнемне дә әллә кайчан онытканмын инде. Каядыр керергә кирәк булды да Ирага бирәм тегеләрне: "Мә, тотып тор әле", - дим. "Ха! - ди Ира. - Нишләп йөрисең син моны тотып? Ул кибеттән без әллә кайчан чыктык бит инде ди!" "Ничек? - мин әйтәм.- Акча түләмәгән ич аңа!" Бик әйбәт булган. Салып куй сумкаңа", - ди. Көлә-көлә салдык та куйдык. Кибеттән чыкканда, алай-болай түләнми калган әйберең булса, ачы тавыш белән бер нәрсәкәй сызгыра торган иде....
Нурия Измайлова. Язылмаган хатлар. Казан. Татарстан китап нәшрияты 2001.