Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Нурия Измайлова иҗаты. Карлар ява.

Карлар ява.
Көн дә яңа карлар ява,
Көн дә яңа җил исә.
Ә мин бар да картаер дип
Курка идем югыйсә:
Еллар буе яши торгач,
Җирдә кызык бетәр дип,
Нинди генә яңалык та
Яңа булмас бүтән дип.
Тик күзләрем иске җиргә
Гел яңача карыйлар.
Иске дөньяны көннән -көн
Яңарак дип саныйлар.

 

Нурия Измайлова. Минем җәй. Казан. Татарстан китап нәшрияты 1988.
15-16 нче битләр.
#әдәбимарафон
#әдәбимарафон2025#татнетныүстерүфонды