Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Нурия Измайлова иҗаты

Бүген матур әдәбият сөючеләр өчен Яңа ел кебек күркәм бәйрәм, 30 нчы әдәби марафон башланды
Сезнең игътибарга тууына 75 ел тулу уңаеннан Нурия Хәмит кызы Измайлова иҗатынна күзәтү үткәрәбез.
* Нурия Измайлова 1950 елның 1 гыйнварында Башкортстанда туа, башлангыч сыйныфны Баулы районы Якты Елга исемле кечкенә авылда ала. Аннан Башкортстанның Шаран районы Базгыя авылы мәктәбендә урта белем алганнан соң, 1966-1971 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында (рус-татар бүлегендә) укый. Университетны тәмамлагач, Үзбәкстанга китеп, бер ел Фирганә өлкәсендәге урта мәктәптә үзбәк балаларына рус теле һәм әдәбияты укыта, ә 1972 елдан 1978 елга кадәр Уфа шәһәрендә Башкортстан китап нәшриятының укыту-педагогика әдәбияты редакциясендә башкорт мәктәпләре өчен рус теленнән дәреслекләр һәм методик кулланмалар чыгару буенча җаваплы мөхәррир булып эшли. Аннары, берникадәр вакыт Казанда яшәгәннән соң, кияүгә чыгып, сиксәненче елларда гаиләсе белән Мәскәү шәһәрендә төпләнеп яши. Туксанынчы елларның урталарында ире – күренекле галим-химик Вил Мирзаяновның Россиядә химик сугыш коралы җитештерүне фаш иткән чыгышлары, матбугаттагы мәкаләләре өчен эзәрлекләүләр көчәйгәч, Мирзаяновларның дүрт кешелек гаиләсе 1996 елда АКШка күчеп китәргә мәҗбүр була.

 

Карлар ява.
калган эшләремә карлар ява.
Ничекк туктатыйм соң аларны?
Туктаталдым калган эшләремне,
Туктаталмыйм яуган карларны!..
Хәйран булып карап кына торам
Карга күмелеп ниләр калганны.