Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Моңлы азан... Матур азан..." Гөлсем Хафизова

МОҢЛЫ АЗАН..МАТУР АЗАН..

Таң атканда йөрәкләргә үтеп..

Яңгырыйлар азан моңнары..

Авылыма иман нуры бөрки..

Тибрәлдерә күңел кылларын..

 

ХОДАЕМА көн дә ялварамын..

Тыңлый-тыңлый азан моңнарын..

Күңелемнән догаларны укыйм..

Тынычланып кала җаннарым..

 

Азан моңы сүнмәс бер җыр булып..

Яңгырыйсың йөрәк түремдә..

Бары изгелеккә омтыламын..

Бары изге уйлар күңелдә..

#ӘдәбиМарафон #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатарстанКитапНәшрияты1985 #БелемРадиосы

#ГөлсемХафизова.#МоңлыазанМатуразан #46ӘдәбиТөркем