"Авылыма" Макс Гатау
Мин хәтерлим авылым, синдә торганымны,
Күккә үрелеп үскән куе урманыңны,
Гөлчәчәктәй синең матур кызларыңны
Һич онытмыйм, шулар тарта уйларымны.
Сине сагынып мин кунакка кайттым, авылым,
Шундый гүзәл синең хәзер һәрбер ягың.
Колхозчылар гармун тартып җырлап уза,
Яңгырап тора синең якты урамнарың.
Һәр урында кайный бөек хезмәт даның,
Арыш, бодай белән тулы амбарларың.
Машиналар капитаны - кыз - улларың,
Мәктәпләрдә тырышып укый йолдызларың.
Шигырь Макс Гатау(1913-1941) (Гайнетдин Зәйнетдин улы Гатауллин) тарафыннан 1937 елда иҗат ителгән. Автор 1913 елны Курган өлкәсе Әлмән районы Тозау авылында туа.
1941 елның июлендә сугышка китә.
Солдат- шагыйрь Макс Гатау 1941 елның 20 ноябрендә Калинин өлкәсе Гаврилово авылы янында барган каты сугышларның берсендә һәлак була.
Игътибар иткәнсездер күп юллары таныш, йөрәккә ятышлы сүзләр, шагыйрьләр күңелендә бөреләнгән хисләр кабатлана.
Бүген тагын бер солдат-шагыйрь белән танышып үттек.
#ӘдәбиМарафон #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатарстанКитапНәшрияты1985 #БелемРадиосы #МаксГатау #Авылыма #Аларсафта #46ӘдәбиТөркем