Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Төш".Касыйм Вахит

#ӘдәбиМарафон-2024

Төш.

Тәмле уйлар белән йоклап китә,

Йокысында татлы төш күрә:

Имеш, менә бала туган икән,

Үзе матур, үзе кечкенә.

Менә, имеш аның ире кайткан,

Битләреннән килеп үбә икән.

Сагынулы матур караш ташлап,

Бик ягымлы итеп көлә икән.

Шат тормышның нәфис чәчәгенә -

Яңа туган нәни балага -

Икәүләшеп, тирән сөю белән,

Карадылар, имеш аңарга...

 

Ул уяна иртән йокысыннан,

Яшь баладай ачык елмаеп.

Күзен ачса, күрә тыныч бүлмә,

Ә урамда шаян яз ае.

Туар бала исенә төшкән саен,

Сөйгән ирен тагын сагына,

Талдырганчы кара керфекләрен,

Карап тора диңгез ягына.

 

#ӘдәбиМарафон #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатарстанКитапНәшрияты #БелемРадиосы #КасыймВахит #Төш #Аларсафта #46ӘдәбиТөркем