Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Анага" Исхак Закиров

 

2.10.2024 #ӘдәбиМарафон-2024

Хөрмәтле ана телен сөюче, дусларым! Сезнең игътибарга көн кадагына караган теманы күтәреп алдым. Исхак Закировның "Анага" шигырен тәкъдим итәм. Бу шигырь сугыш кырында батырларча һәлак булган якташыбыз истәлегенә багышлана.

Анага.

Син сөйдең ике балаңны

Зур өметләргә төреп.

Иркәләдең төн йокыңнан

Тәмлерәк итеп үбеп.

Үстеләр алар чәчәктәй,

Гөл кебек тормышыңа.

Һәр эшеңдә зур таяныч -

Пар канат булып сиңа.

Инде бүген дошман этләренә

Ут сибә бөркетләрең.

Син дә батырлан, чыгарма

Күз яше бөртекләрең.

Зур көрәштән бит үзең дә

Читтә калмыйсың , ана.

Улларың белән фронтка

Синең йөрәктә бара.

#ӘдәбиМарафон #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатарстанКитапНәшрияты #БелемРадиосы #ИсхакЗакиров #Анага #Аларсафта #46ӘдәбиТөркем