Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Туй күлмәге

  "Туй күлмәге” - Гаилә елы уңаеннан фото-күргәзмә.

2024 нче елның 1 октябреннән 12 октябренә тикле Татар Макылы авыл китапханәсендә "Туй күлмәге” дип аталган Гаилә елы уңаеннан оештырылган фото-күргәзмә эшли. Күргәзмәбез туй күлмәкләренә багышлана.Туй күлмәге гаиләнең матур бер истәлеге. Хатын-кызларның яшьлегеннән бер кайтаваз. Ул иң бәхетле бер көннең шаһиты. Нинди генә күлмәкләр юк, кызлар егетләр туй көнендә бер яшьтәгеләр, күпме еллар узган, күпме кием тузган, ә туй күлмәге истәлек – ул саклана. Кемдер үзгәртеп теккән, кемдер туганына биргән, кемдер саклый. Ул көн, ул киемнәр белән матур хәтирәләр саклана.