#ӘдәбиМарафон2024 11 нче көн
Күршеләр.
Туганнан да якын, дуслардан да,
Барысыннан да якын - күршеләр!
Бер үк суны эчеп, хәл-әхвәлне
Иң беренче белгән кешеләр!
Кайгы килсә алар янда була.
Ашыгалар ярдәм итәргә.
Күп вакытта туган-дусларны ич,
Туры килә озак көтәргә...
Эшең булса - алар ярдәмләшә,
Йомышка да анда керәсең...
"Күрше хакы - Алла хакы" - дигән,
Әйтем бик тә дөрес, күрәсең.
Бәла-казалардан курыкмыйлар
Күршеләрем яхшы кешеләр.
Яшәгез сез мәңге тату булып,
Бердәм булып, якын күршеләр!
#ӘдәбиМарафон
#ТатнетныҮстерүФонды
#ТатарстанЯзучыларБерлеге
#ТатарстанКитапНәшрияты
#БелемРадиосы
#РәмзияЗиннәт #Күршеләр
#шигырьләр #ЮгарыОсланрайоны
#46әдәбитөркем
Күршеләр. Рәмзия Зиннәт.