Кучеш чоры. Нурия Измайлова
#ӘдәбиМарафон2024 14 нче көн
Күчеш чоры.
Агачларда бәсле сары,
Кырау һәм яфрак исе.
Көзнең кышка күчеше бу,
Бездә - хисләр күчеше.
Урамнарда - иркенәю,
Һаваларда - тазару.
Кызганып, салкын яфракны
Җирдән күтәреп алу.
Җил дә тынган. Тәүбә кылган
Яфрак кырып йөрүдән.
Ә җан кою, ә кан кою
Беткән кебек бүгеннән
Мәңгелекне уйлатучы
Киң һәм йомшак яктылык.
Вак-төяк үпкә һәм чәмнәр
Урынында - яхшылык.
Кеше икәнеңне онтып,
Изгелеккә талпыныш.
#ӘдәбиМарафон
#ТатнетныҮстерүФонды
#ТатарстанЯзучыларБерлеге
#ТатарстанКитапНәшрияты1988
#БелемРадиосы
#НурияИзмайлова #Күчешчоры #шигырьләр
#ЮгарыОсланрайоны
#46әдәбитөркем