Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Өрәк. Данил Салихов

 

#ӘдәбиМарафон2024 15 нче көн
Өрәк.
Хәмдүнә. Нәрсә булды?
Мәҗит. (өстәлдәге свитерга күрсәтеп) . Әнә!
Хәмдүнә. (өстәлдәге свитерны ала да). Нәрсә бу?
Мәҗит. Нәрсә соң?
Хәмдүнә. Илдусның свитеры?!
Мәҗит. Күрдеңме?..
Хәмдүнә. (елап җибәрә). Илдускаемның свитеры! (Исни) Исенә кадәр шуныкы. Каян алдыгыз сез моны?!
Сәер егет. Тише, тише, мамаша! Акырма! Бөтен авылны җыясың. Менә шул. Сез миңа 150 мең, ә мин сезгә малаегызны... Килештекме?
Хәмдүнә. Исәнме ул?
Сәер егет (сумкасыннан чалбар чыгара). Менә монысын да карагыз.
Хәмдүнә. (кулына чалбарны ала). Улымның чалбары... Илдускаемның чалбары.
Сәер егет. Ну как? килештекме? Бир бишне! (Кулын суза).
Мәҗит. Ашыкма. Аның исәнлегенә кая гарантия? Бәлки аның гәүдәсе яр буена агып чыккандыр да, син бу киемнәрне шуннан салдыргансыңдыр?
Сәер егет. (кесәсеннән Илдусның сәгатен чыгара). менә сиңа гарантия. Тыңлап кара. Текелдиме?
Мәҗит. (колагына сәгатьне куеп). Текелди...
Хәмдүнә. Мәҗит, кая бир әле , мин дә тыңлап карыйм. (сәгатьне колагына куя). Исән... Улым, бердәнберем исән! Мәҗит , ник син шатланмыйсың?
Сәер егет. Ну, дяденька?
Мәҗит. Ашыкма. Күңел ышанып бетми.
Хәмдүнә. Мәҗит, сатулашыр чакмыни?! 150 меңгә карап торыр чакмыни?Аның үле гәүдәсенә дә 150 мең бирәм мин.
Мәҗит. Яхшы. Минем әлегә ул кадәр акчам юк. Мин Илдусның 18 яше тулгач , аңа "Жигули" бүләк иткән идем. Иртәгә шуны сатам да берсекөнгә сиңа бирәм, килештекме?
Сәер егет. Бирерсең, бирми кая барасың. Килештек. Берсекөнгә нәкъ шушы вакытта, шушы җирдә. Но только кара аны... Әгәр безнең белән шутить итәргә уйласаң!.. Мин биредән акчаны алып кайтып, шефка бирми торып, сезгә малаегызның нурлы йөзен күрү насыйп булмаячак.
Хәмдүнә. Яхшы . Без акчаны әзерләп куярбыз. Ә сез безнең малайны ничек бирәсез?

#ӘдәбиМарафон
#ТатнетныҮстерүФонды
#ТатарстанЯзучыларБерлеге
#Мәгарифнәшрияты2002
#БелемРадиосы
#ДанилСалиховт #Өрәк #Узыпбарышлый #драмаәсәре
#ЮгарыОсланрайоны
#46әдәбитөркем