Данил Салихов белән очрашу мизгелләре
#ӘдәбиМарафон2024 12 нче көн
Әдәби марафонның иң истәлекле көннәренең берсе. Күптән түгел эштэ анкета тутырдык, шунда бер сорау бар иде "Нинди язучы белән очрашу булуын теләр идегез". Гади сорау. Соңгы елларда мин мөкиббән китеп замана әдипләрен укый идем, әмма йөрәгем белән үземдә уйламаган да Данил Салиховны язып куйдым, язгач уйлыйм" кем сиңа аның белән очрашу насыйб итсен инде дим". Я, раббым, мөмкин икән, без очраштык. Күпкырлы шәхес, нинди мөләем әңгәмәдәш!
46 нчы төркем әйдәманы Гөлнара Равилевна, ниндидер тылсымлы таягы белән истәлекле чараны башлап җибәрде, без инде күптәнге танышлар төсле бергәләшеп аралаштык. Ә бит арабызда кайдан гына килмәгән иде Әдәби марафончылар - татар телен сөючеләр.
Мин үзем өчен Данил Салиховны яңадан ачтым. Спектакльләр укырга яратам, аларны укыганда үзем артист, үзем тамашачы, үзем критик.
...Нигә алданырак очрашу насыйб булмады икән. Нинди талантлы кеше, язучы, драматург, театр артисты, оештыручы, күңелле әңгәмәдәш, ә җырлап җибәрсә... бөтен җаның ял итә.
Сезнең игътибарга очрашудан аерым истәлекле мизгелләр.
#ӘдәбиМарафон
#ТатнетныҮстерүФонды
#ТатарстанЯзучыларБерлеге
#ТатарстанКитапНәшрияты
#БелемРадиосы
#ДанилСалихов #ТинчуринТеатры #Тинчуринтеатрымузее
#драмаәсәрләре #ЮгарыОсланрайоны
#46әдәбитөркем