Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Кашаф" мәчете тарихы

Татар Макылы авыл мәчете тарихын өйрәнүне дәвам итәбез. Мәчет бинасы Совет елларында клуб, китапханә вазифаларын башкара, клубта Ахтямова Нурзия апа да эшли, ә китапханәдә Зөлфия, Галия, Халидә апалар эшлиләр. Яңа клуб бинасы төзелгәч, китапханә анда күчерелә. Ә мәчет бинасы янгыннан зур зыян күреп өйсез калган бер гаиләгә сүтеп алына һәм өй төзү өчен төзү материалы була.
Авыл яши, үсә. Яңа гаиләләр барлыкка килә никах уку, яшь балага исем бирү, мәрхүмнәргә җеназа намазын укуны авыл кешесе Хәлил мулла башкара. Ул гает намазларын иркенләп оештыра алмаса да яшеренеп кенә бу изге гамәлне башкара, еш кына гает намазларын башка җирлекләрдә, Казанга барып та укыштыргалый, һәрчак аны сагалап торучылар табыла, әмма Халил бабай булдыра алганча ниятенә ирешергә тырыша.
#мәчеттарихы #ТатарМакылымәчете #ТатарМакылыкитапханәсе #Кашафмәчете