Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

«Ялкын»га 100 ел - "Столетний юбилей"

 “Ялкын” журналы урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларына ял сәгатьләрендә уку өчен айлык милли матбугат басмасы. Беренче саны 1924 елда чыккан.Быел журнал үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Ничә буын “Ялкын”  журналы яктысында үскән. Биредә яшьләр турында кызыклы материаллар, аларның бүгенге көнгә киләчәккә карашлары, хыяллары, һәр берсенең үз фикере. Үз теләге.

Сигезенче санының “Иҗат” рубрикасында көзгә мәдхия. “Көз күзенә карап, соңгы гөлләр бар көченә яна торган чак!”

 

Иңнәреңә кунган алтын яфрак

Каеннарга сарган сагышмы?!

Яфрак көймәләрнең елга буйлап

Сентябргә агып барышы.

Үзгә никтер август чәчәкләре.

Таҗларына сарылып син кара.

Кояшлы көн юкса, иснисең дә

Кай тарафтан җанга моң сара...

Август ае әнә сиздермичә

Сөртеп ала салкын чык-яшен.

Сандугачлы җәйге гүзәллектән

Аерыласы килми күрәсең.

Сизәсеңдер, минем күңелемә

Көзге кошның моңы кунганын.

Җиләк сузган июль сагындыра,

Мин җәйләрне җәйләп туймадым.

Зәңгәр күлдә йөзгән аккошлар да

Сәфәр көткәнлеген тоячак.

Дымлы болытларга кагыла күрмә –

Ай буена яңгыр коячак.

Әй, җирдәшем, җылы сүзләр сузам,

Син елмаеп миңа карале.

Һәр мизгелнең кадерен белә күрик,

Август  ае җирдә, җәй әле...

                             Таһир Шәмсуаров.

Шунда ук Клара Булатованың “Август-күпер” шигыре.

Август –күпер,

Җәйдән көзгә кертер,

Ипле генә итеп, җай гына.

Җәйге ярдан көзге ярга илтер,

Җәй ягыннан көзләр ягына...

Ә Равил Фәйзуллин һәрвакыттагыча кыска һәм төгәл сүзләр белән “Август” шигырендә болай ди:

Җәй итәген кисте чалгы.

Агарды күк.

Төс ташлады болын...

Үзбаш булган –

Шөлдер таккан колын!

...Кыңгырауны ишетте дә,

Мәктәбенә барар чакны

Уйлап куйды улым!