"Печэн базары"
11-й ежегодный фестиваль татарской городской культуры и дизайна «Печән базары» на набережной озера Кабан.
Кабан күле яр буенда оештырылган «Печән базары» фестивале безгә үзенең җылы мизгелләрен бүләк итте. Бу гади чара гына түгел, ә халкыбызның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән чын очрашу булды.
Чара кысаларында оештыручылар тарафыннан нинди генә матур, мәгънәле, йола, тәрбия, гаилә традицияләренә зур игътибар бирелмәгән: XX гасыр башындагы татар гаилә традицияләре турында лекцияләр мәйданчыгында ( Шәриф Камал гаиләсе турында бай эчтәлекле лекция тыңладым), аннан туй күлмәге күргәзмәсенә тукталдым, матур язу - каллиграфия остаханәсенә тукталып Гөлназ ханымның 13 нче гасырда ханнарның QR ка охшаш мөһерләре турында кызык мәгълүмат тыңладым. Осталык дәресендә Оля белән гаҗәеп матур алка ясадык. Аннан "Милли хәзинә" уены янында тукталып Екатеринбург егете каршында йөзне кызартмас өчен тырышып-тырышып үз Казаныбызның, республикабызның истәлекле кешеләрен барладым. Танышулар, очрашулар, моңлы җырлар, ярминкәдәге һәр нәрсә бәйрәмгә ямь өстәде.
Иң зур теләк - илләр, көннәр генә тыныч булсын иде.