“Йолдыз илчеләре”- Газинур Моратның тууына 65 ел тулу уңаеннан иҗатына кыскача күзәтү.
Бүген Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, публицист Газинур Моратның туган көне. Аны тормыш бәйрәме юбилее белән ихлас котлыйбыз! Озын гомер, иҗат уңышлары, сәламәтлек телибез.
Әдәбият мәйданында Газинур Морат – үзенә генә хас шигъри алымнарга ия булган, кыю фикерле, әйтәсен өздереп әйтә торган романтик рухлы, бер ук вакытта заманча публицистик яңгырашлы поэзия тарафдары. Гаҗәеп тирән мәгънәле, юморга бай әсәрләр авторы. 90 нчы елларда суверенитет өчен көрәшнең алгы рәтендә, ачлык протестында катнашкан шәхес.
Заманның иҗтимагый мәсьәләләренә багышланган әсәрләрендә халыкка әйтәсе сүзләрен шигъри юлларында оста тасвирлап җиткерә. Мәхәббәт хисләрен йөрәгеннән чыккан ачы сагышын менә ничек шигырендә сурәтли.
“Ә мин сине яратмаска булдым”.
Ә мин сине яратмаска булдым,
Яңартмаска булдым үткәнне.
Мәңге әрнер яраң булып калсын
Күзләреңнән сөеп үпкәнем.
Мәңге әрнер яраң булып калсын
Иренемә тамган яшьләрең.
Син үзеңчә дөрес сөеп кара,
Мин үземчә дөрес яшәрмен.
Мине көтеп тик ялгыша күрмә,
Йөрәгеңнән ыргыт чыгарып.
Ходай сиңа сабырлыклар бирсен
Сак-Сок сагышына чыдарлык.
Мин дә сине сагынмаска булдым,
Табынмаска булдым мәңгегә...
Сөюгә мин ясин чыктым бүген,
Кем озата барыр кабергә?
Озатучы, беләм, табылачак,
Кем ябышыр, беләм, көрәккә.
Тик мин сине борчымаска булдым,
Мин Сөюне күмдем йөрәккә.