Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"БӘХЕТ" Факил Сафин.

  21 нче көн. Йомгаклау көне. Бәхет - ул башкаларны бәхетле итүдә. Күпме акыллы фикерләр әйтәләр бәхет төшенчәсен аңлатканда.
Саулык, - дияр авыру кеше,
Акча, - дияр фәкыйрь берәү,
Ирек ,- дияр мескен тоткын,
Cу, - бәхет дияр сусаган...

"БӘХЕТ" Факил Сафин.
Бәхет нәрсә? Бу сорауга
Өлкәннәр җавап эзли.
Әйтерсең дөрес җавапны
Беркем дә чынлап белми.
Әтием эшкә бара,
Әни озатып кала.
Мин йөгерәм мәктәпкә,
Бу да бәхет, әлбәттә!
Мәктәптән кайтып керсәм,
Бәйрәм бит безнең өйдә:
Бабай көлеп каршылый,
Кочып ала әби дә.
Әти, әни, бабай, әби,
Өстәлдә кайнар коймак.
Көйсезләнми энем дә,
Ул бүген артык тыйнак.
Гаиләдә татулык,
Тыныч бездә, күңелле.
Һәрбер көннең ямен күреп
Яшәү рәхәт тугелме?!
Туган телдә сөйләшәбез,
Әби дога өйрәтә.
Намазга баскан балага
Бәхетсез дип кем әйтә?
Күл буенда бакчабыз,
Безгә монда эш күптер.
Бер файдасыз көн үтми,
Беләм, бу да бәхеттер!
Кешеләргә гел елмаеп
Матур сүзләр дәшәбез.
Үз илебез, үз җиребез,
Үзебезчә яшәрбез!
Бәхет нәрсә?
Уйлый калсаң,
Җавапны күпләр белә.
Бәхет турында уемны
Үземчә әйттем менә!

"ӘНИ" - сүзе, өч хәрефтән тора,
Бу сүзнең, бик тирән мәгънәсе.
Бу дөньяда, әниең исән булса,
Килә, син бәхетле, диясе.

Төне буе бишек җырын көйләп,
Сине назлап, әниең йоклаткан.
Авыр чакта, сиңа кинәш биреп,
Башларыңнан сыйпап, юаткан.

Әнием, - диеп, хөрмәт итә белсәң,
Булмас синең кайгын, хәсрәтең.
Кайткан чакта, әниең каршы чыкса,
Син бәхетле кеше, икәнсең.

Әни күңеле бар нәрсәне сизә,
Ялган белән чынны аера.
Нәрсә булды икән, балама дип,
Уйлап йөри, әни кайгыра.

Дустың, туганнарың ташласа да,
Сиңа ярдәм кирәк булганда.
Каршы килмәс әниең, ярдәм итәр,
Әниең булыр синең яныңда.

Әниең исән чакта, вакыт табып,
Ешрак кайт син, әниең янына.