Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

ХЫЯЛЫЙ, Факил Сафин.

  

#Әдәбимарафон2024
19 нчы көн.
ХЫЯЛЫЙ, Факил Сафин.
- Күрдегезме, кичә төнлә
Йолдызлар күлгә төште?
Без ай дибез. Тай икән ул! -
Елгадан сулар эчте.
- Сөйләмә дә, Нияз, безне
Җүләргә саныйсың бит.
Ай-йолдызлар күктә алар
Син болай алдыйсың ник?
- Кичә урман буйлап барам.
Жираф чыкты каршыма.
Кисәк кояшка бәрелеп,
Зыян салган башына.
- Тукта, Нияз, безне һаман
Җүләргә саныйсың бит.
Жираф зоопаркта була,
Син болай алдыйсың ник?
- Бүген иртүк су коендым,
Күргәч курыктым хәтәр:
Олы бер кит йөзә күлдә,
Койрыгы йорт кадәр!
- Көлдермә, Нияз, һаман да
Җүләргә саныйсың бит.
Кит океанда йөзә,
Син болай алдыйсың ник?
- Кунакка барган идем дә
Шаккаткыч хәлләр күрдем:
Кырмыскага дуга салып,
Ат итеп җигеп йөрдем.
- Шыттырасың, безне һаман
Җүләргә саныйсың син.
Ха - ха, кырмыска - ат булган,
Үлеш гел, алдыйсың син!
Нияз исәкөлә генә,
Кул селтәп китеп бара.
Хыяллана белмәүчеләр
Кызык түгел шул аңа!

#ФакилСафин
#ЮгарыОсланрайоны
#Хыялый
#Матбугатйортынәшрияты
#татарстанязучыларберлеге
#БелемРадиосы #Миллионтатар
#ТатарстанЯзучыларБерлеге
#ТатнетныҮстерүФонды
#БелемРадиосы