Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"ӘТИЕМ ГАРМУН УЙНЫЙ" Факил Сафин

  "ӘТИЕМ ГАРМУН УЙНЫЙ" Факил Сафин

Әтием гармунда уйный,
Кушылып җырлыйм әле.
Сез тыңлагач, бик күңелле,
Иренеп тормыйм эле.
Гармун тавышын ишетсәң,
Түзеп буламыни ул?!
Җырлый-җырлый биемәгәч,
Кызык буламыни ул?!
Гармуныңның эчләрендә
Кошлар оя коргандыр.
Шул кадәрле матур итеп
Алар сайрый торгандыр.
Гармун була төрле-төрле -
Әтием уйный баян,
Моңлы, дәртле көйләрне ул
Отып бетергән каян?!
Гармун сәдәбен санадым -
Карасы бар, агы бар.
Бездә җырлар гармун тулы,
Кирәк булса, тагын бар.
Гармун тавышын ишетсәң,
Түзеп буламыни ул?!
Җырлый - җырлый биемәгәч,
Кызык буламыни ул?!
#ФакилСафин
#ЮгарыОсланрайоны
#Әтиемгармунуйный
#Матбугатйортынәшрияты
#татарстанязучыларберлеге
#БелемРадиосы #Миллионтатар
#ТатарстанЯзучыларБерлеге
#ТатнетныҮстерүФонды
#БелемРадиосы