Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Якты җыр" Факил Сафин

Кадерле дусларым! Яңа туган һәм туачак таңнарыбыз тыныч, матур, бәхетле булсын! Сәламәтлегебез нык, күңелебез шат, ризыгыбыз мул булсын, барчагызга бәрәкәтле гомерләр насыйб әйләсен бер ходаем.

"ЯКТЫ ҖЫР" ФАКИЛ САФИН.
Яңа җыр яңгырый җанда,
Җилләр җырга кушыла.
Кояшка дип кулым суздым,
Тургай кунды учыма.
Күңелемдә бер тылсымлы,
Нурлы җыр туган икән -
Әтиемә, әниемә
Якты җыр бүләк итәм!
Бу җырда - инеш агышы,
Ак гөлләрнең моңнары.
Бүген дөнья беренче кат
Белде җирдә җыр барын.
Күңелемдә бер тылсымлы,
Нурлы җыр йөргән икән.
Дусларым отып алыгыз,
Якты җыр бүләк итәм!
Түзми тургай, очып китте,
Җилпи-җилпи канатын.
Зәңгәр күкнең иң түреннән
Дәртле җырны таратты.
Бөтен дөнья бер тылсымлы,
Нурлы җыр кебек икән.
Туган илгә, туган җиргә
Якты җыр бүләк итәм:
Бу җыр - тынычлык турында,
Бу җыр - дуслык турында.
Киләчәкнең ак бәхете
Һәрберебез кулында!