"Туган көн" Факил Сафин
#Әдәбимарафон2024
Кадерле дусларым!
Әдәби марафон кысаларында Фәкил Сафинның гаҗәеп матур шигырен тәкъдим итәм, шул форсаттан файдаланып бүген туган - якыннарымны, дусларымны, танышларымны, иптәшләремне, хәтта иптәш булмаган иптәшләрне дә матур куанычлы көннәре - гомер бәйрәмнәре - туган көннәре белән ихлас күңелемнән котлыйм. Аларга саулыкның ныгын, бәхетнең олысын, гомернең кояштай озынын, күкләрнең аяз булуын, күңелләренең шат, җаннарының тыныч булуын телим.
ТУГАН КӨН. ФӘКИЛ САФИН.
Мин тугач та таңнар аткан,
Кояш яктырып көлгән.
Нәни кошчык, тәрәз чиртеп:
"Кызыгыз туды!"- дигән.
Бер генә ул - Туган көн,
Мин дөньяга туган көн.
Әнигә дә, әтигә дә
Сөенечле булган көн.
Әни әйткән: "Кызым туды,
Инде дөньям түгәрәк".
Әти сөйгән:"Минем кызым -
Гөлгә кунган күбәләк!"
Туган көнем истәлеге -
Бакчада миләш үсә.
"Син бәхетле бала!" - диеп,
Ягымлы җилләр исә.
Бер генә ул - Туган көн,
Мин дөньяга туган көн.
Безнең матур өебезгә
Шатлыклы нур тулган көн!
#ФакилСафин #Әйдәгездуслашыйк
#ЮгарыОсланрайоны
#Туганкөн
#Матбугатйортынәшрияты
#татарстанязучыларберлеге
#БелемРадиосы #Миллионтатар
#ТатарстанЯзучыларБерлеге
#ТатнетныҮстерүФонды
#БелемРадиосы