"Авыл тормышы” Рамил Тимерханов
“Авыл тормышы”
Бер уйласаң авылда,
Яшәүләре күңелле.
Икенчегә уйласаң,
Чиләтә эш күплеге.
Өеңдә мичең булса,
Утын кирәк ягырга.
Абзарыңда малың булса,
Печән кирәк салырга.
Ихатаңда кош-корт булса,
Алар да тик тормыйлар.
Иртәле-кичле булсада,
Ашарганы сорыйлар.
Май башлары җитте исә,
Бакча сөрергә кирәк.
Сөргән бакчаны утыртып,
Куллардан төшми көрәк.
Җәй көннәре башланса,
Авыл ямьләнеп китә.
Бәрәңге үсеп чыкса,
Кәтмәннәр вакыт җитә.
Кәтмәннисең, күмәсең,
Бәрәңгенең hәр төбен.
Кулың белән дә өзәсең,
Качып үскән hәр чүбен.
Бер уйласаң авылда,
Яшәүләргә ни җитә.
Ә ныклап бит уйласаң,
Күпләр шәhәргә китә...
# Рамиль Тимерханов
#ЮгарыОсланрайоны
#Авыл тормышы.
#Матбугатйортынәшрияты
#татарстанязучыларберлеге
#БелемРадиосы #Миллионтатар
#ТатарстанЯзучыларБерлеге
#ТатнетныҮстерүФонды
#БелемРадиосы