"Яңгыр ява! " Илдар Юзеев
#Әдәбимарафон2024
Яңгыр ява! Яңгыр ява
Шыбыр-шыбыр.
Йөгереп чыга бала-чага
Ыбыр-чыбыр.
Яшен яшьни, күкләр тетри
Дөбер-шатыр!
Курыкмыйлар,
Кулларында –
Зонтик-чатыр.
Кар өстендә йөргән чакта
Шыгыр-шыгыр,
Искә төшәр яуган яңгыр
Шыбыр-шыбыр...
Бер җүнсезе сукрана
Мыгыр-мыгыр.
Аңламый ул:
Шатлык ява
Шыбыр-шыбыр!
#ИлдарЮзеев
#ЮгарыОсланрайоны
#Яңгырява
#Матбугатйортынәшрияты
#татарстанязучыларберлеге
#БелемРадиосы #Миллионтатар
#ТатарстанЯзучыларБерлеге
#ТатнетныҮстерүФонды
#БелемРадиосы