"Печән өсте" Йолдыз Шарапова
#Әдәбимарафон2024 кысаларында балалар язучысы Йолдыз Шарапованың "Печән өсте" шигырен тәкъдим итәм.
Печән өсте хуш исле,
Җир җиләкләре төсле.
Бер болынны бер үзе
Чапты әти, әй көчле.
Әти чапкан ул печән
Бер кибән булыр тиздән.
Җырлап торган чалгысы
Тип-тигез итеп тезгән.
Мин үзем дә тик тормыйм -
Чапкан печәнне тырмыйм.
Печән өсте авылда.
Эше күп тә, авыр да.
Аның каравы, кышка
Печән булыр лапаста,
Бик күп булыр запаста.
Аны ашар да сыер,
Мул бирер тәмле сыен.
Килеп торыр ул сөтне
Эчкән саен эчәсе.
Килеп торыр ул сөттән
Җир җиләкле җәй исе.