Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Камиләгә кем кирәк?" Фәкил Сафин

  

#Әдәбимарафон2024 кысаларында сезнең игътибарга гаилә бәйрәменә, гаилә елы уңаеннан бик матур шигырьлэр.
"Камиләгә кем кирәк?" Фәкил Сафин
Камиләгә кем кирәк?
Назларга әни кирәк.
Камиләгә ни кирәк?
Үсәргә мәми кирәк.
Камиләгә кем кирәк?
Сөяргә әти кирәк.
Камиләгә ни кирәк?
Уйнарга тәти кирәк.
Камиләгә кем кирәк?
Ягымлы әби кирәк.
Камиләгә ни кирәк?
Курчагы - бәби кирәк.
Камиләгә кем кирәк?
Бик юмарт бабай кирәк.
Камиләгә ни кирәк?
Кояш белән ай кирәк.
Үссен өчен тизрәк,
Камиләгә кем кирәк:
Әнисе дә, әтисе дә,
Әбисе дә, бабасы да
Көн дә аңа гел кирәк.
Тагын гүзәл Татар иле,
Туган-үскән җир кирәк,
Татлы туган тел кирәк!

“Безнең гаилә” Габдулла Тукай
Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи –
Безнең өйдә без җидәү: безнең песи — җиденчесе.
Бергә ашый, чәй эчә, безнең берлә йоклый ул,
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

“Җирдә миңа ни кирәк?” Шәүкәт Галиев
Җирдә миңа ни кирәк?
Әти дә әни кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Без яшәгән өй кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Әллүкиле көй кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Тукай, туган тел кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Туган-үскән ил кирәк!
Җирдә миңа ни кирәк?
Мәңге имин Җир кирәк!

“Минем гаиләм” Зәкия Туфайлова
Аш кашыгы – агачтан,
Чәй кашыгы – көмештән.
Җиз самавыр кайнап тора –
Суы - изге инештән.
Әбием һәм әнием
Безгә бәлеш пешергән.
Бәлеш уңган, күрәсең,
Өйгә тәмле ис тулган.
Әби-бабай, әти-әни,
Мин, нәни кыз, Наилә.
Менә нинди сокландыргыч
Безнең матур гаилә!

"Җайлап була барсында".
Яңгыр түгел, таш яуса да,
Сизелми кай чагында.
Нинди рәхәт кызынуы,
Гаилә учагында.

Өең җылы,тамагың тук,
Тышта синем кайгың юк.
Сөйгән ярың, балаларың,
Өстәп торгач ялкын-ут.

Иң мөһиме җан җылысы,
Бәхет кайный йортыңда.
Калганына исең китми,
Җайлап була барсында.

#Әйдәгездуслашыйк #ФакилСафин
#ЮгарыОсланрайоны
#ГабдуллаТукай # ЗәкияТуфайлова
#ШәүкәтГалиев #Минемгаилә
#Матбугатйортынәшрияты
#татарстанязучыларберлеге
#БелемРадиосы#Миллионтатар
#ТатарстанЯзучыларБерлеге
#ТатнетныҮстерүФонды
#БелемРадиосы