Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Дәү әти. Фәкил Сафин.

  Дәү әтием.

Дәү әтинең бу дөньяда
Бер белмәгән эше юк.
Сарайда көннәр буена
Шыкылдый ул тук та тук.
Мин дә ярдәмгә ашыгам,
Кулыма чүкеч алам.
Кисә беләм, тишә беләм,-
Миңа өйрәтте бабам!
- Матур эш - йөрәккә дәва,
Зирәк бул син, улым, - ди.
Эш тәмен аңлап үсәрсең,
Ныгып китәр кулың, - ди.
Эш рәтен белмәгән малай
Ничек түзеп ятадыр.
Бел син, балам, һөнәрсезлек -
Җирдә иң зур хатадыр!
Ялкауланма һәм иренмә,
Белем тупла, җый гыйлем.
Илең белән горурлан син,
Сиңа соклансын илем!
Бабай миңа киңәш бирә,
Отып алам һәр сүзен.
Үсеп җиткәч, бер эштә дә
Сынатмамын мин үзем.

#Әйдәгездуслашыйк #ФакилСафин
#ЮгарыОсланрайоны
#ТатарМакылыавылы
#Матбугатйортынәшрияты
#татарстанязучыларберлеге
#БелемРадиосы#Миллионтатар
#ТатарстанЯзучыларБерлеге
#ТатнетныҮстерүФонды
#БелемРадиосы