Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Колаклы коймаклар" Йолдыз Шарапова.

  #Әдәбимарафон2024
Колаклы коймаклар.
Апам коймак пешерде
Беренче тапкыр.
Коймаклары шундый тәмле
Һәм шундый... матур.
Майлы һәм баллы булганга
Яраттык коймакларны.
Ләкин алар гади түгел,
Бар нәни колаклары.
Кайсында биш, кайсында өч,
Кайберләрендә алты.
Колаксызлар бөтенләй юк,
Берсе ярты колаклы.
Майга буялды бармаклар,
Иреннәр, колаклар да.
Үзебездә охшап калдык
Колаклы коймакларга.

#әдәбимарафон2024
#ЙолдызШарапова
#Колаклыкоймаклар
#ЮгарыОсланрайоны #ТатарМакылыавылы
#Матбугатйортынәшрияты
#татарстанязучыларберлеге
#БелемРадиосы#Миллионтатар
#ТатарстанЯзучыларБерлеге
#ТатнетныҮстерүФонды
#БелемРадиосы