Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Тылсымлы сүзләр"

 Танылган балалар шагыйрәсе Йолдыз Җамалетдинова-Шәрапова 1962 елның 10 апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында туа. Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, “Сабантуй” газетасында эшли. Йолдыз балалар күңелен нечкә тоеп иҗат итә. Йөгерек тел белән язылган шигырьләрендә юмор, гыйбрәт, моңсулык табигый рәвештә үрелеп бара.

Тылсымлы сүзләр.
Иртән әни уята:
- Улым, хәерле иртә!
Шул тылсымлы сүз мине
Көн буе саклап йөртә.
Әби мәктәпкә озата:
-Улым, - дип, - хәерле юл!
Әбием изге күңелле,
Гел хәерле була юл.
Мәктәбемә баргач та
Телимен: !Хәерле көн!"
Әллә шуңа әйбәт кенә
Хәерле уза бу көн
Кичен әти каршы ала:
- Хәерле кич, улым, - дип.
Бергәләшеп уйнаганда
Хәерле уза кич бик.
Гап-гади инде үзләре,
Катлаулы түгел һични.
Әмма хәерле итәләр
Иртәне,
көнне,
кичне.
Мин шушындый сүзләр беләм.
Син дә беләсең микән?
Хәерле юл!
Хәерле көн!
Тылсымлы сүзләр икән.
#әдәбимарафон2024
#ЙолдызШарапова
#Колаклыкоймаклар
#ЮгарыОсланрайоны #ТатарМакылыавылы
#Матбугатйортынәшрияты
#татарстанязучыларберлеге
#БелемРадиосы#Миллионтатар
#ТатарстанЯзучыларБерлеге
#ТатнетныҮстерүФонды
#БелемРадиосы