Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

"Карбыз белән Фәрваз. Илдар Юзеев.

Фәрваз карбыз ашаган.
Карбыз бик тә ошаган.
Берне, өчне ашаган,
Берчак арта башлаган.

Кайсы карбыз, кайсы Фәрваз?
Ни әйтсәң дә ышанам.
Карбыз кемгә охшаган?
Ул Фәрвазга охшаган.
Әйт, кемне кем ашаган?
Илдар абый соравына җавап ничектер, ә бездә карбызны Искәндәр ашады. Тәмле иде карбызы, баллы булды карбызы.