Татарско-Макуловская сельская библиотека - филиал № 13

Сәхнә йолдызы”- "Звезда татарской сцены"

 Җырчы Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы 1949 елны Башкортстанның Котлыяр авылында туа, телефон стациясендә монтер булып эшли. Җырга мәхәббәт аны сәхнә белән бәйли һәм гомеренең соңгы көненә тикле ул сәхнә хезмәтенә тугры кала. Казанга килгәч “Гармун моңнары” җыры белән таң калдыра. Габдулла Рахимкулов, Илһам Шакиров төркемнәрендә гастрольләргә йөри, атказанган артистлар белән осталыгын арттыра. Гомер буе үзенең тормышыннан, хезмәтеннән канәгать булмый. Ул бер очрашуда әңгәмәдешенә болай ди.

– Канәгать булу ул – яшәмәү дигән сүз. Мин беркайчан да канәгать түгел. Җырлаганымны да тәнкыйтьлим, тышкы кыяфәтемне дә... Канәгать булсаң – яшәүдән туктау ул. Канәгать булмау кешене үзгәрергә, тагы да зуррак биеклекләр яуларга этәрә.

Ходаема мең шөкер, мин бик бәхетлемен! Иҗатта да, тормышымда да. Ялгызлык ул – бәхетсез булу дигән сүз түгел. Ялгызлык та бәхет икән ул. Тормышта ялгыш адымнар ясагач кына, ялгызлыкның зур бәхет икәнен аңладым. Ялгыз түгел мин! Минем күпме тамашачыларым бар! Кая гына барсам да, мине танып, үз туганыдай каршы алалар. Россиядә яшәүче барлык татарлар таный мине! Әле Кытайда да мине беләләр булып чыкты, анда баргач та танып алдылар.

Үлемедә гаҗәп, серле, йөрәккә ясалган операциядән соң сакланып, бераз кадерләп торасы булгандыр. Үлем үкенечсез булмый.

   Хәмдүнә апаны тыңлап, дәртләнеп яшисе килә. Ул яшьләр белән дә уртак тел табып матур композицияләр җырлар тудырды. Үз артыннан матур эз калдырды.